tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә Васил Шәйхразыевның эшлекле сәфәре дәвам итә.
Мәскәүдә Васил Шәйхразыевның эшлекле сәфәре дәвам итә.

Мәскәүдә Васил Шәйхразыевның эшлекле сәфәре дәвам итә.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Мәскәү шәһәрендә Роскачество җитәкчесе Михаил Александрович Протасов белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы белән Роскачество арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләренә багышланды, шул исәптән «хәләл» стандартлары темасы да каралды. Яклар хәләл стандартлар өлкәсендә берлектә эшләү мөмкинлекләре, хезмәттәшлек юллары турында фикер алышты.

Васил Шәйхразыев Михаил Протасовка 24–26 март көннәрендә Казан шәһәрендә узачак Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына чакырды. Михаил Протасов чакыру өчен рәхмәтен белдерде, шулай ук Россия Федерациясендә хәләл стандартлар нигезендә эш алып баруда Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәтенең нәтиҗәле эшчәнлеген югары бәяләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*