ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Ханты-Манси автономияле округына бара
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Ханты-Манси автономияле округына бара

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Ханты-Манси автономияле округына бара

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Данис Шакиров эш сәфәре белән Ханты-Манси автономияле округына бара.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улын Ханты-Манси автономияле округындагы Татарстан Республикасы вәкиле Булат Бәдретдинов каршы алачак. Биредә Урал федераль округы  татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре белән округ җыелышы узачак.

Округ җыелышы барышында Бөтендөнья татар конгрессының 2025 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясау, 2026 елга эш планын һәм максатларын билгеләү күзаллана.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*