Муса Җәлил – бу исемне телгә алуга, күз алдына ниндидер гадәттән тыш кеше килеп баскандай була. Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче дә, үлемне ирләрчә батыр каршылаган каһарман да.
Җәлилне язучы, көрәшче буларак беләбез, ә аның шәхси тормышы безнең өчен моңарчы ябык булып торды. Шуңа күрә бүгенге эшемдә шагыйрьнең халыкка ачылмаган серләре турында сөйләп үтәрмен. Белүегезчә, Совет заманында Муса Җәлилнең барлык балалары турында әйтергә дә, язарга да ярамаган. Муса Җәлилнең өч баласы һәм дүрт оныгы барлыгы кемнәргәдер сердер, бәлки. Иң олысы – Альберт, аннан Люция, кечкенәсе Чулпан. Бүген моннан ниндидер хәрби сер ясамаска кирәк дип уйлыйм. Советлар Союзы Героеның өч хатыны булуы, әлбәттә, ул заман өчен сәеррәк булгандыр. Әмма бүген моның белән берәүне дә шаккатыра алмыйсың.
Муса Җәлилнең беренче хатыны – Рауза Хисмәтуллина. Рауза Ульяновск өлкәсенең Чардаклы районы Татар Колмаеры авылында туып үскән. Ул Татар дәүләт академия театрында актриса булып эшли һәм Зифа Басыйрова белән дус була. Җәлилдән туган улы Альберт штанга, гимнастика белән шөгыльләнә, сыйныфларында иң яхшы йөзүче була. Ул очучылар училищесына укырга керергә хыяллана. Күзенә зыян килү сәбәпле, медкомиссияне үтә алмый. Әмма Саратов шәһәренә барып хәрби училищены тәмамлый һәм Кавказда хезмәт итә, үз частенда иң яхшы офицер була. Десант хәрби частенда химия хезмәте башлыгы итеп билгеләнә. Ниһаять, парашюттан сикерә башлый һәм күккә менү хыялына ирешә. Аннан соң унике ел Германиядә хезмәт итә.
«Мин үз-үзем алдында зур җаваплылык тоеп яшим. Әти даны нурларында йөзү миңа хас нәрсә түгел. Мин бары аңа лаеклы булырга гына телим», – ди ул.
Әтисе белән масаю дигән нәрсә аның башына да кереп карамый. Аның исендә, 1941 елны фронтка китеп барышлый әтисе Муса Җәлил, улын кочаклап: “Үс, улым, һәм авырлыкларны җиңеп чыгарга өйрән. Намуслы, чын кеше бул”,- ди.
Муса белән аерылышкач, Рауза икенче кешегә тормышка чыга. Алар 1945 елда Украинага күчеп китә. Анда биш ел торганнан соң, Ижауга күчеп киләләр.
17 ел элек Рәмис Аймәт белән бер әңгәмәсендә әнисе хакында Альберт болай ди: «Әни бик горур иде. Аннан тыш, белмим ни өчендер, әти турында сөйләргә яратмый иде. Ә мин аның күңел яраларын кузгатырга теләмәдем. Тик гомеренең соңгы көннәрендә генә әни аз гына ачылды, аз гына…»
Рауза Хисмәтуллина гомеренең соңгы көннәренә кадәр Ижау шәһәрендә яши. Әмма театрга кабат кайтмый. Улы Альберт та инде вафат. Әмма аның ике улы Олег белән Камилнең Казанда яшәве билгеле.
Зөһрә ЙОСЫПОВА.
Ульяновск өлкәсе.
Чыганак: https://emet73.ru