ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Ханты-Мансийск мәчетендә булды
Данис Шакиров Ханты-Мансийск мәчетендә булды

Данис Шакиров Ханты-Мансийск мәчетендә булды

ХМАО–Юграга эш сәфәре кысаларында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Ханты-Мансийск мәчетендә булды. Очрашуда шулай ук җиде өлкәдән килгән делегатлар катнашты.

Аралашу барышында рухи-әхлакый тәрбияләү, традицион кыйммәтләрне саклау, конфессияара татулыкны ныгыту һәм төбәкнең җәмәгать тормышында дини оешмаларның роле мәсьәләләре каралды. Тарихи Ватаннан читтә яшәүче татарларның милли үзенчәлеген саклауда рухи һәм мәдәни нигезләр бердәмлегенең әһәмиятле роль уйнавы ассызыкланды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*