ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Баулы шәһәрендә Мөнәҗәтләр фестивале узды
Баулы шәһәрендә Мөнәҗәтләр фестивале узды

Баулы шәһәрендә Мөнәҗәтләр фестивале узды

Баулы шәһәрендә Муса Җәлил  исемендәге мәдәният йортында Мөнәҗәтләр фестивале узды. Бу чараны уздырыр өчен Бөтендөнья татар конгрессының Баулы районы бүлеге җитәкчесе, үзәкләштерелгән клуб системасы – Татарстан Республикасы Баулы район мәдәният йорты, «Нур» нәфис сүз остаханәсендә режиссеры һәм «Асылъяр» вокаль ансамбленең җитәкчесе, «Алтын Урал» халык сәнгате премиясе лауреаты – Йолдыз Шакирова,  җирле «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Римма Яруллина бик күп көч куйдылар.

Әлеге фестиваль район мөхтәсибәте белән берлектә эшләнде. Әнвәр Хәзрәт белән фестивальнең нигезләмәсе, тәртибе килешенде.

Хәзрәтебез шушы көннәрдә генә Гөмрәдән кайты һәм бу чараның чакырылган кунагы булды. Башлау сүзендә ул Мөнәҗәтләр фестивале динебезне, милләтебезне саклап калуда бик әһәмиятле урын алып тора дип, ассызыклады.

Фестивальдә катнашучы апалар, ханымнар матур чыгышлар ясап, гамьле дөньябызны тагын да ямьләндереп җибәрделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*