ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Абдулино спорт базасында Муса Җәлилнең якты истәлегенә  багышланган  өлкә чаңгы ярышлары узды
Абдулино спорт базасында Муса Җәлилнең якты истәлегенә  багышланган  өлкә чаңгы ярышлары узды

Абдулино спорт базасында Муса Җәлилнең якты истәлегенә  багышланган  өлкә чаңгы ярышлары узды

Герой шагыйрь Муса Җәлилнең якты истәлегенә  багышланган  өлкә чаңгы ярышлары Абдулино шәһәр округының “Восточная” спорт базасы аланында  узды. Үз көчләрен Оренбург өлкәсенең татарлар күпләп яшәгән авыллардан килгән төрле яшьтәге  спортчылар сынап карады. Чараны оештыручылар: Оренбург өлкәсе татар милли – мәдәни мөхтәрияте, Абдулла округы администрациясе.

25 градуслы салкыннарга алмашка сизелер-сизелмәс минус 9 килде һәм шуңа күрә оренбурлылар елмая, хәрәкәтләнә һәм, әлбәттә, кайнар чәй белән җылына. Спорт бәйрәме һәвәскәрләрне һәм профессионалларны , мәктәп укучыларын һәм студентларны, шулай ук ветераннарны берләштерде. Катнашучыларның  яшьләре 6 яшьтән алып 71 кадәр иде.

Әйе, быел һава торышы спортчыларга ярдәм итәргә булды. Шуңа күрә катнашучыларның кәефе һава торышына туры килү-шатлыклы. Бу трассада профессиональ спортчылар һәм һәвәскәрләр юк, монда финиш сызыгы алдыннан барысы да тигез.

Чаңгыга тигезлекне барысы да тота.Дистанция 2,3,5 км һәм эстафетада 1 чакрымга йөгерделәр.

Ярышның тагын бер даими катнашучысы Айрат Яруллин – 71 яшь, ул иң олы чаңгычыларның берсе, лаеклы ялда,гомере буе машина йөртүчесе булып эшли һәм үзен белгәннән бирле чаңгы белән  шөгыльләнә.

Оренбург өлкәсеннән 6  һәм Самара өлкәсеннән 1 команда катнашты. Барлык катнашучыларны да, яшьләренә карап, төркемнәргә бүлделәр.Чаңгы юлын беренчеләрдән булып мәктәп укучылары сынады.

Бу юлы Матвеевка районы Иске Котлемәт авылы мәктәбеннән 6 чаңгычы килгән. Ул укытучылар һәм укучылардан торган көчле команда.

Гаиләләре белән килүчеләр дә бар.Чаңгы ярышларына килгәндә,һәркемнең үз дистанциясе булса да, максаты бер – финишка беренче килеп җитү. Ярышта катнашкан Шамкаевларның җанатарлары – аларның әниләре. Лилия  Шамкаева -3 бала әнисе.

“Балалар безнең кечкенәдән чаңгыга бастылар: зур улым – 3 яшьтә, икенчесе – шулай ук, ә кызым, абыйларыннан калышмыйча , 2 яшьтән ук чаңгыда. Алар Матвеевкада спорт мәктәбенә йөриләр, тренерыбыз бик яхшы.”

Берәүләр трассада көч сынашкан арада, икенчеләре финишта атмосфера тудыра.

Лида Хәмидуллина – мәктәптә  рус теле һәм әдәбиятын укыта. Милләттәшләребез  спорт базасына медальләр артыннан гына түгел, ә яхшы кәеф өчен дә килә.

“Һәрвакытта яхшы итеп оештыралар, призлары бик яхшы. Илдус Дәүләтовка зур рәхмәт. Миңа 60 яшь булса да, 2 км чаптым һәм беренче килдем.”

Быелгы дистанцияләрне  һәркем үти  алды.Аның сыйфаты да сөендерде. Әлегә берәүләр өчен-табигатькә ял көнендә чыгу булса, икенчеләр өчен – характерны тикшерү өчен сәбәп. Кәефләре яхшы.Ярышларда катнашуларын балалар болай дип аңлаттылар: спортта булу, уңышка ирешү һәм спортчы, чемпионлыкка ирешү һәм үз көндәшләреңне җиңү өчен.

Өлкән буын арасында җиңүчеләр аз булмады.Шуларның берсе -71 яшьлек Айрат Яруллин.

Чәй һәм ботка белән кыр кухнялары – ул узышның үзгәрешсез атрибуты, аны медальләрдән дә ким көтмиләр.

Ярышның йомгаклау стартында – барысы да бергә.

Менә инде чаңгы ярышларында иң көчлеләр билгеле булды. Дипломнар һәм медальләр  белән һәр яшь категориясендә беренче урыннан алып өченчесенә  кадәр булган спортчыларны бүләкләделәр.

Иң күп медальләрне  Әсәкәй  районы чаңгычылары яулады. Алардан аз гына  Матвеевка спортчылары калышты һәм Абдулино районы чаңгычылары арасында да җиңүчеләр аз түгел иде.

Берәүләр кәеф алырга килгәндә, икенчеләре медальләр һәм грамоталар ала.

Оренбург өлкәсеннән Фирүзә Әбсәламова  

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*