ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән «УНИКС» баскетбол клубына рәхмәт белдерәбез
Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән «УНИКС» баскетбол клубына рәхмәт белдерәбез

Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән «УНИКС» баскетбол клубына рәхмәт белдерәбез

Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән «УНИКС» баскетбол клубына Кыргызстан Республикасының Бишкек шәһәрендә узган Советлар Союзы Герое, патриот-шагыйрь Муса Җәлил Кубогына баскетбол турнирын үткәрүдә һәм бүләкләүдә актив катнашулары өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез.

Турнирны оештыруда сезнең ярдәмегез, катнашучыларга игътибарыгыз һәм бүләкләү тантанасына керткән өлешегез әлеге спорт чарасын уңышлы уздыруда мөһим фактор булды. Сезнең ярдәмегез белән турнир югары оештыру дәрәҗәсендә узды һәм чын спорт, дуслык һәм тарихи хәтер бәйрәменә әверелде.

Сезнең балалар-яшүсмерләр спортын үстерүгә, милләтара элемтәләрне ныгытуга һәм яшьләр арасында баскетболны популярлаштыруга керткән өлешегезне аерым билгеләп үтәбез.

«УНИКС» баскетбол клубына яңа спорт казанышлары, якты җиңүләр һәм киләчәктә булачак чемпионнарны тәрбияләүдә уңышлар телибез.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*