ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Пермь краеның Барда районына бара
Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Пермь краеның Барда районына бара

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Пермь краеның Барда районына бара

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Пермь краеның Барда районына бара. Барада районы хакимияте башлыгы Хәлил Алапанов белән очрашу планлаштырыла.

Биредә татар халкының бөек шәхесләре Габдулла Тукай, Муса Җәлил һәйкәлләренә, Советлар Союзы Герое Шәрифҗан Казанбаев һәйкәленә чәчәкләр салу күзаллана. Пермь краеның Барда районы  Барда авылында татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән киңәшмә уздыру көтелә. Шулай ук сәфәр кысаларында башка чаралар каралган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*