ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Герой Казанбаев исемен йөртүче Сараш мәктәбендә булды
Милли Шура рәисе Герой Казанбаев исемен йөртүче Сараш мәктәбендә булды

Милли Шура рәисе Герой Казанбаев исемен йөртүче Сараш мәктәбендә булды

Эш сәфәре кысаларында Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Сараш урта мәктәбендә дә булды. Мәктәп Советлар Союзы Герое Шәрифҗан Казанбаев исемен йөртә һәм биредә Геройның якты истәлеген саклауга зур игътибар бирелә. Васил Шәйхразыев мәктәп музеен карады, уку-укыту шартлары һәм туган телне укыту программалары белән танышты.

Васил Габтелгаяз улы мәктәп коллективына милли тәрбиягә һәм тарихи хәтерне саклауга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. Милли Шура рәисе билгеләп үткәнчә, мондый мәктәпләр — авылның һәм милләтнең киләчәге.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*