ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Сараш авылында ябык универсаль спорт мәйданчыгын карады
Васил Шәйхразыев Сараш авылында ябык универсаль спорт мәйданчыгын карады

Васил Шәйхразыев Сараш авылында ябык универсаль спорт мәйданчыгын карады

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Барда районына эш сәфәрен дәвам итеп, Сараш авылында урнашкан ябык универсаль спорт мәйданчыгын – хоккей тартмасын  карады. Мондый заманча объектлар авыл яшьләренә спорт белән шөгыльләнергә, сәламәт яшәү рәвешен сайларга зур мөмкинлек бирә.

Васил Шәйхразыев биредәге шартларны югары бәяләде. Ул хоккей уйнау өчен мәйданчыкны карап чыкты, мондый инициативаларның авыл территорияләрен үстерү өчен мөһимлеген билгеләп үтте. Биредә яшьләрнең ихтыяҗларына игътибарлы булуларын һәм үсеп килүче буынга физик тәрбия бирү өчен шартлар тудыруларын ассызыклады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*