ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Барда районының Төнгүк авылында булды
Васил Шәйхразыев Барда районының Төнгүк авылында булды

Васил Шәйхразыев Барда районының Төнгүк авылында булды

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре барышында Төнгүк авылында булып, аның мәгариф, спорт тормышы белән танышты.

Милил Шура рәисе Төнгүк авылындагы 220 урынлык яңа мәктәптә булды. Бу объект “Мәгариф” милли проектның “Заманча мәктәп” фдералҗ проекты нигезендә төзелгән һәм 2024 елда файдалануга тапшырылган. Ул барлык заманча таләпләргә җавап бирә, уку-укыту шатрлары яхшы, яңа спорт заллары бар.

Васил Шәйхразыев укучыларның хезмәт дәресләрендә булды, андагы җиһазлануны һәм балаларның һөнәри күнекмәләр үзләштерүен күзәтте. Шулай ук ул мәктәп музеен карап чыкты, авыл тарихының һәм милли мәдәниятнең укучыларга җиткерелүенә уңай бәя бирде.

Шула йук Васил Шәйхразыев биредә урнашкан ябык универсаль спорт мәйданчыгын – хоккей тартмасын карады. Мондый заманча объектлар авыл яшьләренә спорт белән шөгыльләнергә, сәламәт яшәү рәвешен сайларга зур мөмкинлек бирүен билгеләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*