ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Төнгүк авылының мәдәни учагында булды
Васил Шәйхразыев Төнгүк авылының мәдәни учагында булды

Васил Шәйхразыев Төнгүк авылының мәдәни учагында булды

Пермь краеның Барда районына эш сәфәре кысаларында Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Төнгүк  авылында урнашкан мәдәни һәм күңел ачу үзәге эшчәнлеге белән танышты.

Ул үзәк дирекциясеннән биредә үткәрелүче мәдәни чаралар, милли коллективларның эшчәнлеге, яшьләрне иҗатка җәлеп итү юнәлешләре турында мәгълүмат алды. Васил Шәйхразыев Төнгүк мәдәният йортының авыл халкы, аеруча яшь буын өчен мөһим урын булуын, милли мәдәниятне саклау һәм үстерүдә зур роль уйнавын билгеләп үтте. Ул җирле мәдәният хезмәткәрләренә фидакарь хезмәтләрен югары бәяләде.

Арытаба делегация  милли горурлыгыбыз булган шәхес, татар халкының каһарман улы, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*