Пермь краеның Күңгер шәһәрендә төрле район мөселман кан – кардәшләрне берләштергән ифтар мәҗлесе үткәрелде.
Чараның беренче өлешендә Пермь крае татар милли- мәдәни мөхтәрияте әгъзалары белән Совет утырышы уздырылды. Мөхтәриятнең рәисе Ринат Мәгъсум улы Вәлиев эш планы белән таныштырды, җаваплыларны билгеләде, телебезне һәм мәдәниятебезне үстерер өчен актив эшләргә өндәде.
“Металлист” ашханәсенең матур бинасында чара ифтар табыны белән дәвам итте.
Пермь крае мөселманнарының мөфтие Әнвәр хәзрәт Аблаев сәламләү сүзләрен әйтте, тормышыбызда диннең әһәмияте турында сөйләде.