Фестиваль кысаларында авыл үзешчәннәре үзләре әзерләгән спектакльләр тәкъдим итәчәк.
Беренче булып, “Битлек” театр фестивалендә Теләнче-Тамак авылының халык театры коллективы катнашты. Алар “Ситса туй” дип исемләнгән моңсу комедия куйдылар.
Моннан тыш Күзкәй авылы үзешчәннәре “Тамырлар” комедиясен, Иштирәк авылы халкы “Яшьлекләр кабат чәчәк атканда…” спектаклен, Иске Абдул театр коллективы “Өч бүре һәм кызыл калфак” һәм “Биш җәнлек” әкиятләрен, Круглое Поле поселогы үзешчәннәре “Однажды в Круглом Поле-1” комедиясен, Калмаш халкы “Пар аккошлар”, Яңа Бүләк авылы үзешчән артистлары “Әни килде” спектакльләрен сәхнәгә куячак.
Чыганак: tukai-rt.ru/news