ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Баулы мөнәҗәтчеләре Тукайны укый
Баулы мөнәҗәтчеләре Тукайны укый

Баулы мөнәҗәтчеләре Тукайны укый

Иҗат белән янып яшиләр, дигән сүзләр нәкъ менә Баулының “Инсаният” мөнәҗәтләр әйтүчеләр төркеменә йөрүче ханымнарга туры килеп тора. Көн тудымы, алар нинди дә булса яңа мавыгу, шөгыль уйлап табалар. Ә алар эшләгән һәр эш, оештырган һәр чара, туган илне ярату, туган телгә хөрмәт хисләре белән сугарылып, үсеп килүче буынга тәрбия йөзеннән үткәрелә.

Бүген дә искәрмә түгел, “Инсаният” төркеменә йөрүче ханымнар үзәк китапханәгә җыелдылар. Бу очрашу да гади генә булмады, алар Габдулла Тукай шигырьләрен укырга килделәр.

– Шулай җыелып шигырь уку, бу хакта башкаларга сөйләү ни өчен кирәкме? Җавап гади – яшь буында китапка мәхәббәт уяту, Тукайның шигырьләрен киләчәк буынга пропагандалау, – дип сөйләде Баулының “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе, “Инсаният” мөнәҗәтләр әйтүчеләр төркемен әйдәүче Римма Яруллина. – Без китапханәләргә йөреп торабыз, без китап укып үскән буын.

– Татар халкын саклап калган өч әйбер: дин, тел һәм моң. “Инсаният” төркеме шул бурычны үтәүчеләр булып саналабыз районда. Чөнки мондый төркем Баулыда бер генә, – дип сөйләде Сәвия Низамова. – Мөнәҗәтләребезне дә яратып тыңлыйлар. Без бергәләп китапханәгә йөрергә яратабыз, күп укыйбыз, оныкларыбызны да бишек җырлары белән тәрбияләргә тырышабыз. Шулай ук оныкларыбыз белән төрле фестиваль-бәйгеләрдә катнашабыз. Ел саен мөнәҗәтләр фестивалендә дә катнашып, дәрәҗәле урыннар алып кайтабыз, шөкер. Безнең максатыбыз – татар телен саклап калу, бөек Тукаебыз телен, татар дигән исемне күтәрү.

Шигырь уку сәгате барышында һәр катнашучы Габдулла Тукай иҗатыннан үз күңеленә хуш килгән шигырьне башкаларга укып ишеттерде. Чара “Туган тел” җыры белән тәмам булды.

Чыганак: bavly-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*