ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Абхазиядә Сабантуй узачак мәйданны карады
Васил Шәйхразыев Абхазиядә Сабантуй узачак мәйданны карады

Васил Шәйхразыев Абхазиядә Сабантуй узачак мәйданны карады

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Абхазия Республикасында эш сәфәрен дәвам итә.

Васил Шәйхразыев оештыру комитеты вәкилләре белән бергә Сабантуй уздырылачак мәйданчыгын карады. Милли бәйрәм 2026 елның 3 июлендә Абхазия Республикасының Сухум шәһәрендә узачак.

Шулай ук сәфәр кысаларында Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Абхазия Халык Җыены спикеры Лаша Ашуба белән очрашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*