ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров профессор Әлфия Йосыпованы юбилее белән котлады
N1022
N1022

Данис Шакиров профессор Әлфия Йосыпованы юбилее белән котлады

Бүген КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының актлар залында профессор, филология фәннәре докторы, К.Насыйри институты директоры Әлфия Шәүкәт кызы Йосыпова үзенең туган көнен – 60 яшьлек юбилеен билгеләп узды.

Юбилярны тәбрикләргә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров та килгән иде. Данис Шакиров үзенең чыгышында Әлфия Шәүкәт кызының шәкерте булуы белән горурлануын җиткерде. Шулай ук ул галимәгә күпьеллык хезмәте өчен, Татарстанда һәм республикадан читтә К.Насыйри үзәкләрен булдыруда башкарылган эшләре өчен рәхмәтләрен белдереп, истәлекле бүләкләр дә тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*