Франциядә «Бер төлке тарихы» дип исемләнгән татар арт-китабы дөнья күрәчәк. Китапның авторы – Парижда яшәүче татар кызы Римма Бассариева. Проектта татар әкиятләре, милли орнаментлар һәм авторның шәхси хатирәләре урын алган. Бу хакта эмиграциядәге татарлар турында язучы “Дулкын” медиасы хәбәр итә.
Римма Бассариева Якутиядә, татар гаиләсендә туган. Әнисе – Башкортстаннан, әтисе – Казан татарлары нәселеннән. Кызның балачагы Яңавыл районының Айбүләк авылында, бабасы янында узган. Римма авылда татар телен ишетеп, татар әкиятләрен тыңлап үскән.
«Парижга күченгәч, мин шуңа игътибар иттем: кешеләр Россиядә үз мирасы, теле булган халыкларның бик күпләрен белми. Шуңа күрә бу хакта сәнгать аша сөйләргә теләдем. Йомшак итеп, образлар аша, үз тарихымны мисалга китереп», – ди Римма.
«Шул рәвешле, «Бер төлке тарихы» арт-китабын булдыру идеясе туды. Текст, рәсем, орнамент һәм композиция — барысы да бербөтен. Бу гади басма гына түгел – бүгенге көндә төрле мәдәниятләр арасында яшәгән татар кызы булу турында сәнгати фикер белдерү», – дип аңлата автор.
Идея, структура, композиция, текст, рәсемнәр һәм хәтта каллиграфия эшен дә Римма үзе башкара. Татар һәм француз теленә текстларны белгечләр тәрҗемә итә.
Төлке – мәдәниятләр, балачак белән «олы тормыш» арасындагы күчеш символы. Аның тарихы аша Римма туган җиреннән еракта яшәгән кешенең хис-кичерешләрен күрсәтергә тырыша.
«Төлке – балачактан ук минем иң яраткан хайваным. Бу образ бүгенгә кадәр минем белән – хәтта көндәлек тормышта да: тышкы кыяфәте белән төлкегә охшаган шиба-ину токымлы этем дә бар. Шуңа күрә китаптагы төлке – бер үк вакытта минем эчке символым да, сәнгати алым да», – ди Римма.
«Тәүге тапкыр китапны тамашачыга июньдә Парижда тәкъдим итәргә ниятлибез. Сәнгать теле аша Европада яшәүче халыкны татар мирасы белән таныштырачакбыз. Ә сентябрьдә Казанда очрашырбыз. Экспозициягә рәссамның татар мәдәнияте белән илһамланып иҗат ителгән башка эшләре дә керәчәк. Лекцияләр, каллиграфия буенча остаханәләр дә булачак», – дип хәбәр итә проектның менеджеры Шамил Курамшин.
Арт-китапның төгәл күчермәсен дә әзерлиләр. Ул өч вариантта: француз-татар, рус-татар һәм инглиз-татар телләрендә булачак.
Чыганак: tatar-inform.tatar