Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан “Солдат альбомы – 2026” бәйгесе оештырылды. Ул быел Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланды. Әлеге конкурска агымдагы елның 1 февраленнән алып 24 февраленә кадәр эшләр кабул ителде. “Мусага хат” номинациясендә оештырылган иншалар конкурсына Россиянең 11 төбәгеннән 300 ләп иҗади эшләр килде.
Бишенче ел рәттән уздырылучы чараның географиясе елдан-ел киңәя бара. Катнашучылар арасында Башкортстан, Чувашия, Марий Эл республикалары, Санкт-Петербург, Мәскәү шәһәрләре, Түбән Новгород, Киров, Омск, Ульяновск, Төмән, Оренбург өлкәләре һәм Пермь төбәге бар иде.
Бүген, 25 март көнне, җиңүчеләр тантаналы рәвештә тәбрикләнде. Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров җиңүчеләрне котлады.
— Матур бер традициягә әйләнде – ел саен җиңүчеләрне Казанга җыябыз. Бүген дә “Солдат альбомы” бәйгесенә нәтиҗә ясыйбыз. Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән “Халыклар бердәмлеге” елында, Татарстан Республикасында “Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге” елында, шулай ук Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан уздырыла торган әлеге “Солдат альбомы” бәйгесе аларга аваздаш булып тора. Сезгә күңелегезне, җаныгызны биреп, бәйгедә катнашуыгыз өчен рәхмәтлебез. Сезне милләтебез сагында торучылар буларак кабул итәбез, сезгә алдагы бәйгеләребездә дә актив катнашырга язсын, — диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.
Башкарма комитеты җитәкчесе җиңүчеләргә Дипломнар, Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Бәйгедә иң өлкән катнашучы Минзәлә районы Аю авылыннан 91 яшьлек Зөһрә Нургали кызы Ханьковага Коръән китабы һәм истәлекле бүләкләр бирде.
Бөтендөнья татар конгрессының Мәгълүмати хезмәт һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева алып баруындагы чара җыр-моңнар белән үрелеп барды, шигырьләр яңгырады. Күркәм чара җылы һәм ихлас аралашу мохитендә узды. Һәркемнең күңеле булды. Алар үтәренке кәеф алып, оештыручыларга рәхмәт сүзләрен белдерде.
Җиңүчеләр исемлеге түбәндәгечә:
5-8 сыйныф укучылар арасында:
*Татарстан Республикасы Ютазы районы Акбаш авылыннан Айгөл Нурсәетова — 1 урын;
*Башкортстан Республикасы Илеш районы Югары Яркәйдәге 4 нче урта мәктәбе укучысы Әдилә Мансурова — 2 урын;
* Татарстан Республикасы “Адымнар-Алабуга” күптелле белем бирү комплексы укучысы Хәят Зиннәтова — 2 урын;
*Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь муниципаль округының Уразавыл урта мәктәбе укучысы Самир Сюняев — 3 урын;
*Татарстан Республикасы Кукмара районы Зур Сәрдек авылы мәктәбе укучысы Гайсә Закиров 3 урынга лаек булды.
9-11 сыйныф укучылары арасында:
* Омск өлкәсе Омск шәһәренең 23 нче урта мәктәбе укучысы Карина Карымова — 1 урын;
*Ульяновск өлкәсе Димитровград шәһәренең Г.Тукай исемендәге 22 нче мәктәп укучысы Данис Насыбуллин — 2 урын;
*Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәреннән Алсу Нуриева — 2 урын;
*Татарстан Республикасы Лаеш районының “Л.Н.Толстой исемендәге гимназия”се укучысы Самат Евграфов — 3 урын;
Башкортстан Республикасы Илеш районы Югары Яркәйдәге 4нче урта мәктәбе укучысы Марсель Мансуров 3 урын иясе булды.
18 яшьтән өлкәнрәкләр арасында:
*Татарстан Республикасы Минзәлә районы Аю авылыннан Зөһрә Ханькова — 1 урын;
*Татарстан Республикасы Балтач авылара Үзәк китапханәсенең N-19 Норма филиалы мөдире Лилия Шәйхетдинова — 1 урын;
*Башкортстан Республикасы Әлшәй районы Раевка касабасыннан Гүзәлия Гыйззатуллина — 2 урын
*Татарстан Республикасы Арча районы Гөберчәк авылыннан Халидә Габидуллина — 2 урын;
*Пермь крае Барда районының Күчтәнти (Константиновка) авылыннан Әлфия Таразова — 3 урын;
*Оренбург өлкәсе Александр районының Яфар авылыннан Рәйханә Кутуева 3 урын алуга иреште.
Рәхмәт хатларына ия булдылар:
*Татарстан Республикасы Әгерҗе районының Иж-Бубый авылыннан Рәфисә Мусина;
*Татарстан Республикасы Актаныш районының Актаныш авылыннан Фәнилә Бакирова;
*Башкортстан Республикасы Краснокама районының Куян авылыннан Гөлназ Гафарова;
*Татарстан Республикасы Балтач районының Кариле авылыннан Чулпан Габделганиева.
Җиңүчеләрне ихлас котлыйбыз, Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган киләсе бәйгеләрдә дә актив катнашуларын теләп калабыз.
Ильфира Нигъмәтуллина.











