ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Эшмәкәрләр “Агротуризм – авыл үсешенең этәргече” темасы буенча сөйләштеләр
Эшмәкәрләр “Агротуризм – авыл үсешенең этәргече” темасы буенча сөйләштеләр

Эшмәкәрләр “Агротуризм – авыл үсешенең этәргече” темасы буенча сөйләштеләр

Бүген Казанда үтүче XIV нче Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнашучылар өчен дискуссион мәйданчыклар оештырылды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгында узган дискуссион мәйданчыкның темасы “Сыйфатлы азык-төлек – сәламәт милләт.Агротуризм – авыл үсешенең этәргече” дип исемләнде.

Дискуссион мәйданчык модераторлары – Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Яскәр улы Уразаев, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нияз Хурамшин булды.

Модераторлар сүзләренә караганда, әлеге агротуризм яки авыл туризмы төшенчәсе яңарак кулланылышка керә. Шуңа күрә бу тармак күбрәк кызыксыну уята. Татарстан Республикасында агротуризмны үстерү өчен мөмкинлекләр бар. Кайбыч, Мамадыш, Кама Тамагы районнарында аеруча үсеш ала. Әлеге юнәлеш буенча Грант алырга мөмкин.

Чараның максаты эшмәкәрләр арасында элемтәләрне көчәйтү һәм татар авылларының икътисадын ныгыту. Шул рәвешле дискуссия мәйданчыгы барышында катнашучылар үзләренең уңышлы тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, киләчәктә бергәләп эшләү өчен яңа планнар булдырырга ниятләделәр.

Башкортстанның Туймазы районы “Бабай утары” ачык һавадагы музей комплексы директоры Фәнир Галимов, “Иске Казан” дәүләт тарихи- мәдәни һәм табигать музей тыюлыгы директоры Габделәхмәт Котдусов,  шәхси эшкуар Ринат Тазюков, КФХ рәисе Гөлчәчәк Мостафина, һ.б. үз эшчәнлекләре белән таныштырдылар.

Делегатлар ассызыклаганча, җыен татар авылларының икътисадын үстерүдә мөһим роль уйный, чөнки авыл эшмәкәрләре үз бизнесларын киңәйтү һәм яңа базарларга чыгу мөмкинлекләрен эзли.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*