ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Свердловск өлкәсеннән Таңсур Мәгәсумов: “Улым белән бергәләп игенчелек белән шөгыльләнәбез”
Свердловск өлкәсеннән Таңсур Мәгәсумов: “Улым белән бергәләп игенчелек белән шөгыльләнәбез”

Свердловск өлкәсеннән Таңсур Мәгәсумов: “Улым белән бергәләп игенчелек белән шөгыльләнәбез”

XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының Пленар утырышында Свердловск өлкәсеннән крестьян-фермер хуҗалыгы рәисе Таңсур Мәгәсумов чыгыш ясады:

–  Мин, Мәгәсумов Таңсур Исмагил улы. Свердловск өлкәсе Красноуфимск районы Урта Бәяк авылыннан килдем. Хуҗалыгым 2007 елда оештырылды. Бүгенге көндә 1100 гектар мәйданда чәчүлек җирләрем бар.  19 үзйөрешле техника, 25 тән артык  тагылма техникалар эшли. Тулаем җыем 2500 тонна  тәшкил итә. Эшемне башлаганда, хуҗалыкны сатып алганда ул ташландык хәлдә иде. Җимерелеп беткән ашлык базасы, яшелчә саклаугычлары һәм гаражлар түбәсез. Беренче вакытта миңа карата халыкның ышанычы булмады. Белгечләр, эшче кадрлар да юк иде.

Беренче елда  33 гектар бөртөкле бодай, 15 гектар бәрәңге чәчтем. Бик авыр булды. Шул вакытларда гаиләм һәм дусларым ярдәмгә килделәр. Аларга рәхмәтлемен.

Бүгенге көндә исә нәтиҗәләр куанырлык: бодай, арпа, солы, рапс, клевер, борчак һәм бәрәңге үстерәбез. Җыеп алган уңышны төрле төбәкләргә сатам. Мәсәлән, Свердловск өлкәсенә, Пермь краена һәм Башкортстан Республикасына реализациялим. Он тарту заводларына, дуңгыз комплексларына, кошчылык фабрикаларына җибәрәм. Чиләбе өлкәсендә ярма әзерләү заводына. Шулай ук Көнъяк төбәкләрдән заказлар бар.

Үземнең хуҗалыктан башка авыл тормышында да катнашам. Без авылда бергәләп мәчет һәм хоккей  уйнау тартмасын төзедек. Төрле чараларда катнашам, аларны оештыруда булышам: өлкәдәге хоккей уеннарында, Россия чаңгы ярышларында, аучылык биатлонында, кыш көнендә балык тотуда, Җиңү Бәйрәмендә, Өлкәннәр көнендә катнашам. Район Сабантуен оештырырга ярдәм итәм. Шунысына сөенәм, өченче ел минем белән бергә улым Руслан эшли.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*