ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / КФУда шагыйрь Рәдиф Гаташның юбилей кичәсе булды
КФУда шагыйрь Рәдиф Гаташның юбилей кичәсе булды

КФУда шагыйрь Рәдиф Гаташның юбилей кичәсе булды

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рәдиф Гаташның 85 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр.

Юбилярны Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Газинур Морат, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, филология фәннәре докторы, профессор Дания Заһидуллина котлады. Чыгыш ясаучылар шагыйрьнең уникаль лирик сәләтен һәм аның татар халкының рухи кыйммәтләрен саклаудагы ролен билгеләп үттеләр.

Кичә дәвамында студентлар һәм кунаклар шагыйрьнең шигырьләрен укыды, әсәрләренә язылган җырларны башкарды. Аерым игътибарга Казахстаннан килгән аспирантларның чыгышы лаек булды – алар Рәдиф Гаташ тәрҗемә иткән казакъ шагыйре Магҗан Җомабаевның әсәрләрен тәкъдим иттеләр.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*