ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / “Туган тел” җыены делегатлары КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында булдылар
N4002
N4002

“Туган тел” җыены делегатлары КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында булдылар

Бүген Бөтендөнья “Туган тел” җыены программасы кысаларында катнашучыларның бер төркеме Казан Федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында булдылар. Биредә делегатлар өчен уку йорты буенча экскурсия оештырылды. Алар Г.Тукай һәм Л.Толстой һәйкәлләре, Г.Тукай һәм Татар фольклоры кабинетлары,  «Манзара»  күргәзмәләр залы, би- һәм полилингваль белем бирү кабинетлары комплексы, «БЕЛЕМ» Татарстан Республикасы мәгарифе музее белән таныштылар.

N4226

Алга таба «Туган тел (татар теле) һәм татар әдәбияты» яңа буын дәреслекләренең яңалыгы һәм үзенчәлекләре» дигән темага түгәрәк өстәл узды. Делегатлар алдында институтның Татар теле белеме кафедрасы мөдире, профессор, филология фәннәре докторы Гөлшат Галиуллина, Гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Эльвира Денмөхәмәтова, Татар әдәбияты кафедрасы профессоры, филология фәннәре докторы Нурфия Йосыпова, Татар теле белеме кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Рамилә Сәгъдиева, Гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты, «Ана теле – онлайн мәктәбе» үзәге җитәкчесе Кадрия Фәтхуллова чыгыш ясадылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*