Бүген Бөтендөнья “Туган тел” җыенында катнашучылар Казан шәһәре Мәскәү районының КФУ каршындагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә булдылар.
Биредә делегатлар гимназия эшчәнлеге белән таныштылар, фәннәрне туган телдә укыту тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, физика, геометрия, татар әдәбияты фәннәре буенча татар телендәге дәрес фрагментларын карадылар.
Чара кысаларында кунаклар Шиһабетдин Мәрҗанинең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган музей белән дә таныштылар.
Алга таба гимназиядә «Милли тәрбия бирүнең үзенчәлекләре» темасына фәнни-методик семинар булып узды. Семинарда делегатларга заманча күптелле шәхес тәрбияләү һәм укыту чарасы буларак туган телдә белем бирү, онлайн мәктәп, «Остаз» проекты тәкъдим ителде. Шулай ук ясалма фәһем нигезендә укучыларның язма эшләрен тикшерүче кушымта белән таныштыру булды, башлангыч сыйныф укучыларында креатив фикерләү устерү алымнары,
әдәби подкаст, «Тел дәрьясы» гимназия проектлары – туган тел дәресләрендә уңышка ирешүдә навигатор, уку-укыту процессында игътибарлылык, хәтер һәм фикерләү сәләтен үстерүнең инновацион алымнары» тәкъдим ителде.
Педагогик остаханәдә дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү тәҗрибәсе белән дә уртаклаштылар. Шулай ук этник кыйммәт буларак туган тел һәм аны өйрәтүгә бәйле проблемалар буенча фикер алышу булды.


