Казанда «Татарстанның нәни гүзәле -2026» XXV республика бәйгесе узачак. Бәйгенең йомгаклау сайлап алу туры 19 апрелендә Казанның «МЕГА» сәүдә үзәгендә узачак. 11:00 сәгатьтән конкурсантларны теркәү башлана, ә 12:00 сәгатьтә компетентлы жюри чыгышларны бәяләүгә керешәчәк.
Һәр катнашучы теләсә кайсы жанрда иҗади номер һәм костюм әзерләргә тиеш. Конкурста 5 яшьтән алып 13 яшькә кадәрге, төрле иҗади жанрларда үз сәләтләрен күрсәтергә әзер кызлар катнаша ала.
Ел дәвамында республика шәһәрләре буйлап сайлап алу кастинглары һәм зона бәйгеләре узды, анда яшь катнашучылар үзләренең осталыкларын күрсәтте һәм төп ярышның финалистлары булды.
Конкурсның финалы 29 майда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә үтәчәк. Бәйгене «Татарстан гүзәле» иҗтимагый оешмасы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе оештыра.