ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Чуашстан татарларының “Якташлар” җәмгыяте ике зур чара әзерли
Чуашстан татарларының “Якташлар” җәмгыяте ике зур чара әзерли

Чуашстан татарларының “Якташлар” җәмгыяте ике зур чара әзерли

25 апрель көнне Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Татарстанда яшәүче Чуашстан татарларының “Якташлар” җәмгыяте ике зур чара оештыра.

Беренчесе –  Чуашия Республикасында туып-үскән, хәзер Татарстанда яшәп иҗат итүче артистлар катнашында “Чулпан” мәдәният үзәгендә зур концерт оештыра. Анда Татарстанның атказанган артистлары Илсур Мортазин һәм Мәүлидә Нургали, Азат Абитов һәм Гөлсирин Абдуллина, Чуашстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәридә Фәйзуллина, автор-башкаручы Гүзәлия, Руслан Мөхәммәтҗанов, Ләйсән Ветрова һәм башкалар катнашачак.

Шушы ук көнне “Якташлар” җәмгыяте җирле татарларның милли-мәдәни берләшмәсе белән берлектә Чуашстанда яшәүче 7-11 сыйныф укучылары өчен Казанга сәяхәт оештыра. Балалар Тукай һәйкәленә чәчәкләр салачак, Татарстан Язучылар берлегендә әдипләр белән очрашачак, Яңа татар бистәсендә эксккурсиядә булачак һәм кичен “Чулпан” мәдәният үзәгендә концерт тамаша кылачаклар, дип хәбәр итә Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*