ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар яшьләре форумы Халыкара олимпиада катнашучылары белән очрашты
Бөтендөнья татар яшьләре форумы Халыкара олимпиада катнашучылары белән очрашты

Бөтендөнья татар яшьләре форумы Халыкара олимпиада катнашучылары белән очрашты

Бөтендөнья татар яшьләре форумы Советы рәисе урынбасары Тимерхан Шәйхетдинов, татар блогеры Ләйлә Лерон, «Түбәтәй» һәм «Татар» рестораннарына нигез салучы Солтан Сафин татар теленнән Халыкара олимпиада катнашучылары белән очрашып кайтты.

Әлеге очрашу барышында Тимерхан укучыларны форум эшчәнлеге, яшьләр проектлары белән таныштырды. Ләйлә Лерон блог алып бару серләре белән бүлеште. Ә Солтан исә безнес төзү, «Түбәтәй» рестораннары челтәрен булдыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Алга таба очрашу әңгәмә рәвешендә дәвам итте, спикерлар катнашучыларның сорауларына җавап бирде. Иң актив укучыларга бүләкләр тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*