Фигуралы шуу остасы, татар кызы Камилә Вәлиева Красноярскидагы «Кристалл-Арена»да мастер-класс уздырды, дип хәбәр итә «Спорт-Экспресс».
19 яшьлек спортчы спортка 2025 елның октябрендә әйләнеп кайтты. 2025 елның 25 декабреннән ул допингка каршы кагыйдәләрне бозган өчен дисквалификация узганнан соң ярышларда рәсми рәвештә катнашырга хокуклы.
Бүген Камилә Вәлиева “Навка фигуралы шуу мәктәбендә” Светлана Соколовская төркеменә шөгыльләнә.