ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Луганск Халык Республикасы татарлары белән очрашу узды
Луганск Халык Республикасы татарлары белән очрашу узды

Луганск Халык Республикасы татарлары белән очрашу узды

Бүген Луганск Халык Республикасы татарлары белән очрашу узды. Очрашуга республиканың дистәдән артык шәһәр һәм бистәләреннән татар милли-мәдәни җәмгыятьләре җитәкчеләре һәм актив әгъзалары җыелды.

Чараны Луганск Халык Республикасы “Чишмә” татар милли-мәдәни оешмасы җитәкчесе Гөлфия Җәмил кызы Кәбирова ачып җибәрде һәм Бөтендөнья татар конгрессына һәрдаим күрсәтеп килгән ярдәмнәре өчен рәхмәтләрен җиткерде. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының беренче урынбасары Марс Тукаев үз чиратында очрашуга җыелган милләттәшләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты исеменнән сәламләде, конгрессның тарихы һәм алып барган эшчәнлеге турында сөйләде.

Үз чыгышында ул Бөтендөнья татар конгрессының дөньяның кайсы гына төбәгендә яшәсәләр дә, милләттәшләребез белән кайгыда да, шатлыкта да бергә булуын, аерым алганда, Луганск төбәгендәге халкыбызга һәрдаим гуманитар ярдәм күрсәтүен, соңгы вакытларда милләттәшләребезгә Татарстан сәнгать осталарының чыгышларын да бүләк итүен билгеләп үтте. Марс Тукаев алга таба да мондый ярдәмнәребез дәвам итәчәк, дип ышындырды.

Очрашуны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ильмир Ямаловның җыр-моңнары бизәде. Ул бик күп уен коралларында халкыбызның яраткан көйләрне башкарды, берсеннән-берсе матур җырлар бүләк итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*