Быел Шигърият бәйрәме Казанда 26 апрель көнне 14:00 сәгатьтә бөек татар шагыйре Г.Тукай һәйкәле янында М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасы янында үтәчәк. Ул Туган тел көненә һәм Г.Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланачак.
Чарада Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, республиканың иҗат берлекләре вәкилләре, танылган мәдәният эшлеклеләре, киң җәмәгатьчелек катнашыр дип көтелә.
«ТНВ» каналында чараны турыдан-туры трансляцияләү оештырылачак.