ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Самараның Тарихи мәчетендә шәҗәрә төзү буенча лекция үткәрелде
Самараның Тарихи мәчетендә шәҗәрә төзү буенча лекция үткәрелде

Самараның Тарихи мәчетендә шәҗәрә төзү буенча лекция үткәрелде

Казандагы «Җиде буын» генеалогия үзәгенә нигез салучы һәм аның җитәкчесе Рамил Гаптрәхимов Самараның Тарихи мәчетендә шәҗәрә төзү нечкәлекләренә багышланган лекция үткәрде.

Очрашуда Рамил Гаптрәхимов Самара төбәге татарларының формалашу үзенчәлекләре, метрика китапларын, җанисәп буенча ревизия әкиятләрен кайда һәм ничек эзләргә кирәклеге, шәҗәрәләрне төзү ысуллары һәм формалары турында сөйләде.

Шулай ук Похвистнево районының Яңа Мансур авылыннан Гыйззәтуллинар гаиләсенең шәҗәрә китабын тәкъдим итте, әлеге авыл тарихы турында да мәгълүмат бирде.

Лекциядә шәҗәрә төзүнең нечкәлекләре турында да сөйләнде. Рамил әфәнде сүзләренчә, торак пунктларның, исем-фамилияләрнең бозылып язылуы, туган көннәрнең буталуы белән еш очрашырга туры килә икән. Метрика китапларында яки башка документларда бер ата-анадан туган кешеләрнең фамилияләре төрлечә күрсәтелгән булырга мөмкин, ди. Шуңа күрә барысын да җентекләп анализларга, чагыштырырга, туганлык җепләрен төзергә кирәк.

Чыганак: “Татар-информ”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*