ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Камада узган “Кыю, үткен, тәвәккәл…” әдәби кичә кунагы – Рөстәм Ганиев
Түбән Камада узган “Кыю, үткен, тәвәккәл…” әдәби кичә кунагы –  Рөстәм Ганиев

Түбән Камада узган “Кыю, үткен, тәвәккәл…” әдәби кичә кунагы – Рөстәм Ганиев

Түбән Кама шәһәренең 60 еллык юбилее уңаеннан китапханәбездә “Бу – безнең шәһәр” дип исемләнгән проект үз эшен башлап җибәрде. Проектның максаты, шәһәребез төзелешенә үсешенә үзләреннән зур өлеш керткән күренекле шәхесләр белән яшь буынны таныштыру. “Кыю, үткен, тәвәккәл…” әдәби – музыкаль очрашу кунагы – Рөстәм Мәҗит улы Ганиев нәкъ менә шундыйлардан.

Күңел берлән сөям бәхтен татарның,
Күрергә җанлылык вактын татарның.
Татар бәхте өчен мин җан атармын:
Татар бит мин, үзем дә чын татармын.

1906 елда бөек татар шагыйре Г. Тукай тарафыннан язылган әлеге шигъри юллар Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган физик культура хезмәткәре, Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале иясе, «Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины» Рөстәм Мәҗит улы Ганиевның кылган гамәлен, күңел түрендә йөрткән сүзен, чын йөзен чагылдыра.
Бəхəссез, Рөстәм Мәҗит улы – күпкырлы талант иясе, җəмəгать эшлеклесе, татар халкы язмышы өчен борчылучы, парə-парə янучы, миллəтен кайгыртучы асыл зат.

Ул кылган эш-гамəллəргə, тау-тау хезмəтлəргə карап таң калырлык; Берничәсен искә төшереп узыйк әле:
– дүрт чакырылыш шәһәр Советы депутаты итеп сайлана;
– Татарстан Республикасының «Көрәш» федерациясе президиумы әгъзасы;
– Рөстәм Мәҗитович җитәкләгән спорт комплексы коллективы ел саен республика һәм Бөтенроссия дәрәҗәсендә танылган көрәшче, Татарстан Республикасының атказанган спорт мастеры Данил Галиев истәлегенә багышланган милли көрәш турниры оештыра;
– җиңел атлетика буенча – шин берләшмәсе беренче генераль директоры Николай Зеленов призына ярышлар узып тора;
– дзюдо буенча – тренер Роберт Шәйхетдинов истәлегенә ярышлар оештыра;
– мини-футбол буенча Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы призына һәм башка ярышлар бик популяр;
-2005 елдан Рөстәм Мәҗит улы Ганиев «Спорт ветераннарына ярдәм» фондын гамәлгә куючы; Фонд Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама районы спорт хәрәкәте ветераннарына ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнә;
-2005 елның мартында Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе итеп сайлана;
– Түбән Кама муниципаль район Советы каршындагы Татарстан Республикасы дәүләт телләренең тигез хокуклы эшләве буенча комиссия әгъзасы;
– Ганиев Рөстәм Мәҗит улы җитәкчелегендә һәм хәйрия ярдәме белән туган телне һәм татар җырларын пропагандалау буенча проектлар тормышка ашырыла;
– мәгариф идарәсе белән берлектә шәһәр һәм район укучылары өчен “Көйле, моңлы татар җыры” бәйгеләрен оештырыла;
– 15 нче мәктәп кысаларында “Мәктәп горурлыгы” бәйгесе уздырыла;
– Рөстәм Мәҗит улы «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсе эшчәнлеген оештыруда да башлап йөрүчеләрдән;
-Түбән Кама муниципаль районында яшәүче халыклар арасында дуслыкны, тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуда барлык милли-мәдәни җәмгыятьләр белән хезмәттәшлек итә;
– хәзерге вакытта спорткомплекста сигез йөздән артык балалалар һәм яшүсмерләр шөгыльләнә;
Рөстәм Ганиев җитәкчелегендә укучылар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча зур эш алып барыла:
– дистә елдан артык Түбән Кама шәһәре мәктәпләрендә «Сәламәт тәндә – сәламәт рух» дигән конкурслар уза;
– һәр уку елы ахырында иң актив спортчыларны һәм пропагандистларны Рөстәм Мәҗитович шәхсән үзе призлар һәм бүләкләр белән билгеләп үтә;
– «Шинник» спорт комплексы шәһәрнең инвалидлар җәмгыятенә үз базасын тәкъдим итә, нәтиҗәдә йөзгә якын кеше (өлкәннәр дә, балалар да) атнасына өч тапкыр сәламәтлекләрен ныгыту мөмкинлегенә ия.

Бер кешегə бик күп түгелме бу? Күп, əлбəттə, лəкин Рөстәм әфәнде өчен түгел. Аның болардан бигүк кайтыш булмаган тагын бүтəн һөнəр-шөгыльлəре дə бар əле: балта остасы, бакчачы, кадерле әти, хөрмәтле бабай. «Егет кешегə җитмеш төрле һөнəр дə аз», дилəр.

Үзен – үзе аямаган, халыкка хезмәткә бөтен барлыгын биргән, татар милләтенең чын горурлыгы булган шәхес Рөстәм Мәҗитович белән аралашу барышында, әлбәттә, ул башкарган хезмәтләрнең барысын да санап бетерү мөмкин түгел.

Шәһәребезнең башлангыч төзелеш еллары 1975 елдан, никадәр гомер узган: “Отделстрой” предприятиесендә физкультура инструкторы, “Татэнергостройның” төзелә торган “Дружба” спорт комплексы директоры һәм “Юбилейный” спорт сарае директоры; Рөстәм Мәҗитович кайсы өлкәдә эшләсә дә, һәрчак ярдәмчел, милли җанлы булып кала.

Аны еш кына киләчәк буын балалар арасында күрергә мөмкин; Бу, “Бала күңеленә орлыкларны яшьтән салырга кирәк”, – дигән мәкальне күз уңында тотып эшләнә; Бүгенге очрашуыбызда беренче гомуми балалар бакчасында тәрбияләнүче кечкенә артистларның “Өммегөлсем” җырын башкарып, биюләре белән башланып китеп, Рөстәм Мәҗитович белән әнгәмә корып дәвам итте.
Бар уем кичен – көндезен сезнең хакта, милләтем.
Саулыгың – минем саулык, авыруың – минем авыруым.

Татар телен, милли мәгарифне һәм мәдәниятне саклап калу һәм үстерү юнәлешендә башкарылган эшләрне күзәтсәк, Габдулла Тукайның “Милләткә” шигырендәге әлеге юллар, нәкъ менә милләтебезнең асыл улы Рөстәм Мәҗит улына туры килә.

Моңнарга уралып, җыр кочагында бераз хозурланып, илһамланып, узган гомер юлын күзәтеп, алдагысына планнар корып, күп кенә оешмалардан җылы тәбрикләүләр кабул итеп узган очрашу тамашачыларга онытылмас тәэсирләр бүләк итте.

Рөстәм Мәҗитович тарафыннан оештырылган, ел дәвамында үткәрелгән чараларның, башкарылган эшләрнең барысы да яшь буында ана теленә мәхәббәт уятуга, милли гореф-гадәтләр белән таныштыруга, милли мохиттә тәрбияләүгә, телебезне һәм мәдәниятебезне үстерүгә юнәлтелгән. Татар халкының гореф-гадәтләрен күңел төбеннән тартып чыгарып, чын ихтыяҗлы булуына инанып оештыруны максат итеп куеп, алдагы елларда да шулай җиң сызганып эшләргә насыйп булсын.

Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә мөдире Әнфисә Фәйзетдинова.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*