ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / КФУда «Татар теленең цифрлы этнокультура сүзлеге» проекты тәкъдим ителде
КФУда «Татар теленең цифрлы этнокультура сүзлеге» проекты тәкъдим ителде

КФУда «Татар теленең цифрлы этнокультура сүзлеге» проекты тәкъдим ителде

Казан (Идел буе) федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы РУВИКИ интернет-энциклопедиясе коллективы белән берлектә татар телен, аның мәдәни мирасын саклауга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән «Татар теленең цифрлы этнокультура сүзлеге» дип аталган махсус проектын гамәлгә ашыра.

Проект нигезенә кафедра галимнәре тарафыннан әзерләнгән этномәдәни сүзлекләр тупланмасы салынды. Бу хезмәттә өйрәнелә торган берәмлекләр тел белән мәдәниятнең үзара бәйләнеше фразеология, мәкальләр, әйтемнәр һәм әдәби әсәрләрдән алынган үрнәкләр аша тасвирлана.

Проектның беренче этабы кысаларында РУВИКИга сүзлекнең ике томы күчерелде. Әлеге эш фәнни тикшеренү нәтиҗәләрен цифрлы форматта саклау һәм киң катлам укучыга җиткерү мөмкинлеген ача. Шул рәвешле, платформадан кулланучылар татар телендәге материаллар белән уңайлы онлайн-мохиттә эшли алу мөмкинлегенә ия булды.

Проектның икенче этабында мәкаләләр рус теленә тәрҗемә ителеп урнаштырылачак. Материалның ике телдә булуы проект белән танышучылар аудиториясен тагын да киңәйтәчәк. Татар телен белмәгән кулланучыларга тел материалы аша татар халкы мәдәнияте, менталитеты, гореф-гадәтләре белән танышырга мөмкинлек бирәчәк.

Чыганак: “Татар-информ”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*