Удмуртия Республикасының Милли китапханәсендә Бөтендөнья татар конгрессы һәм Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе тарафыннан оештырылган «Иж буе татарлары: тарих һәм хәзерге заман» төбәк фәнни-гамәли конференциясе узды.
Чарага Казаннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе галимнәре һәм Г. Марҗани исемендәге Тарих институтының фәнни хезмәткәрләре килде.
Конференциядә Удмуртиянең 10 нчы һәм 97 нче мәктәпләре укучылары һәм укытучылары, Г. Тукай исемендәге 6 нчы татар гимназиясе, «Асылъяр» ансамбле, милли оешма җитәкчеләре, Удмуртия Милли музее хезмәткәрләре, галимнәр катнашты.
«Иж буе татарлары: тарих һәм хәзерге заман» төбәк фәнни-гамәли конференциясе өч көн дәвамында, берничә мәйданчыка үтә. Уздыру урыннары: Удмуртия Республикасының Ижау шәһәре, Татарстан Республикасның Әгерҗе шәһәре, Татарстан Республикасының Менделеевск районы Ижевка авылы.
Конференция программасында дискуссия мәйданчыклары эшләре, пленар утырыш уздыру күзаллана.