Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган “Иж буе татарлары: тарих һәм хәзерге заман” төбәкара фәнни-гамәли конференциянең икенче көнендә Иж-Бубыйда Бубилар мирасы үзәгенә экскурсия оештырылды. Үзәкнең эшчәнлеге белән таныштылар.
Шулай ук чарада катнашучылар өчен Мөхәммәтҗан Әхмәтҗановның торгызылган йортында урнашкан авыл тарихы музее буйлап экскурсия дә уздырылды. Алар музейның фәнни хезмәткәре Нурия Маннапова сөйләгәннәрне зур кызыксыну белән тыңладылар, сораулар бирделәр.
Конференциядә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов, Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев, Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы бүлекләре белән эшләү комитеты баш референты Миләүшә Госманова катнаша.
Белешмә: 22 – 24 апрель көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы эш планы нигезендә “Иж буе татарлары: тарих һәм хәзерге заман” Төбәкара фәнни-гамәли конференциясен уздыра.
Конференциядә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе галимнәре, Татарстан һәм Удмуртия республикалары районнары төбәкче – тарихчылары катнаша. Чараның өч көнлек программасында дискуссия мәйданчыклары эшләре, пленар утырыш уза.




