Башкортстан татар хатын-кызлары “Сәхибҗамал” оешмасы “Татарча диктант яз” акциясенә кушылды. Габдулла тукайның 140 еллыгына багышланган чарада диктант текстын танылган радиожурналист, “Кызыл таң” гәзите журналисты, Башкортстанның матбугат һәм киңкүләм чараларының атказанган хезмәткәре Резида Вәлитова укыды. Ахырда язылган текстлар тикшерелеп, нәтиҗәләр дә ясалды.