Бүген Алексеевский муниципаль районы мәктәпләрендә, Коры Корнәле авылы мәдәният йортында унберенче тапкыр “Татарча диктант-2026″бөтендөнья мәгариф акциясе узды.
Нәкъ менә быел Бөтендөнья татар конгрессы оештырган әлеге мәдәни-агарту проекты унберенче мәртәбә кунакларын каршы ала. 2026 елны рәсми рәвештә Габдулла Тукай елы дип танылу сәбәпле, оештыручылар диктант эчтәлеген аеруча символлы итәргә булганнар.
Катнашучыларыбыз башта «Туган тел» шигырен, аннары бөек шагыйрьнең чәчмә мирасыннан алынган 172 сүздән торган “Бәхет” текстын яздылар.
Үз чиратында Акция татар теленә битараф булмаган меңләгән кешене берләштерә.Тукай — ул безнең горурлыгыбыз, милләтебезнең йөзек кашы. Аның әсәрләре һәрвакыт актуаль, алар безне әдәпкә, тырышлыкка һәм туган телебезне яратырга өйрәтә
«Татарча диктант» белем тикшерү акциясе дип аталса да, иң беренче чиратта, ул – берләштерү факторы. Бу – төрле төбәкләрдә, Татарстанда татар бәйрәме буларак кабул ителә торган акция. Алексеевскийның күпмилләтле халкы әлеге акциядә бик теләп катнашты.