Пермь крае Көңгер районының Тор-Түз урта мәктәбендә Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм Тор-Түз урта мәктәбенә Габдулла Тукай исеме бирелү уңаеннан зур бәйрәм чарасы узды.
Тантанада Татарстан Республикасының Урал төбәгендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов, авыл җирлеге халкы, край һәм район хакимияте, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре катнашты.
Чарада мәктәп бинасында Габдулла Тукай исемен йөртүне раслый торган истәлекле такта ачылды.