24 апрельдә Берлинда Муса Җәлил истәлегенә багышланган кичә узды. Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе киңәшчесе, «Татарстан хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Зилә Вәлиева әлеге чарада катнашты һәм аны оештыручы Венера Вәгыйзованың турышлыгын аеруча билгеләп үтте. Венера Вәгыйзова 1999 елда оешкан Татар-башкорт мәдәни үзәге рәисе урынбасары. Ул Берлинда күргәзмәләр, концертлар, әдәби-музыкаль кичәләр һәм татар мәдәнияте атналыкларын оештыра.
Шулай ук Зилә Рәхимҗан кызы кичәдән соң тәэсирләре белән уртаклашты:
«Мин искиткеч программадан, оештыручыларның шундый мөһим тарихи сәхифәләрне сакларга һәм аны киләсе буыннарга җиткерергә теләүләреннән бик нык тәэсирләндем!
Искиткеч оештырылган, эмоциональ кичә барыбызга да тәэсир итте! Геройга һәм аның көрәштәшләренә мәңгелек дан!
Тантаналы кичәдә кунаклар — тамашачылар күп иде. Гагарин исемендәге зал 120 урынга исәпләнгән. Ул шыгрым тулы иде, хәтта кайбер тамашачылар басып торды. Тамашачыларның бер өлеше чарага килгәндә Җәлил исемен бары ишетеп кенә белә иде. Чарадан алар барысы да дулкынланган хисләр белән киттеләр. Алар үзләре өчен яңа Җәлилне, яңа исемне, әлегәчә таныш булмаган тормыш сәхифәләрен ачтылар. Моның сәбәбе мәгълүмат булмаудан түгел, ә яшьләрнең Җәлил белән моңарчы кызыксынмауларыннан. Ә чарада бу мәгълүматлар бик матур, уйландырырлык, ачык һәм мавыктыргыч итеп тәкъдим ителгән иде.
Бер сәгать ярым вакыт сизелмичә үтеп китте. Бер сулышта. Кунаклар тамашабарышында хәтта кузгалырга да курыкты. Һәм безне, әлбәттә, бу бик шатландырды. Тамашачылар ахырга кадәр калдылар. Аннары, кичәне тәмамлагач, алар таралышмадылар, кичәне оештыручылар белән сөйләштеләр, рәхмәтләр белдерделәр, аларны мондый очрашулар белән ешрак сөендерүләрен сорадылар. Хәтта Җәлилне укырга, өйрәнергә сүз бирделәр. Ә бит кунаклар арасында руслар да, татарлар да, җирле алманнар, грузиннар, абхазлар, латышлар, литвалылар да бар иде.
Кичә беркемне дә битараф калдырмады. Без зур канәгатьләнү алдык. Барлык чыгыш ясаучылар да югары дәрҗәлдә иде. Тавыш бизәлеше төгәл сайланган – ул тәэсирне көчәйтергә ярдәм итте. Музыкантлар — искиткеч! Бу чараны оештыручылар бик афәрин!»