ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Төмән шәһәрендә “Татар теле – Тукай теле” әдәби-музыкаль кичәсе үтте
Төмән шәһәрендә “Татар теле – Тукай теле” әдәби-музыкаль кичәсе үтте

Төмән шәһәрендә “Татар теле – Тукай теле” әдәби-музыкаль кичәсе үтте

Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә Габдулла Тукайның юбилее уңаеннан “Татар теле – Тукай теле” әдәби-музыкаль кичәсе үтте.
Алып баручылар: үзәктәге “Туган тел” түгәрәге җитәкчесе Рафаэль Гадиев һәм Гөлнур Хәкимова Тукай тормышы белән таныштыра бардылар. Ул арада бөек шагыйребез язган шигырьләр яңгырады, аларны сәхнәләштергән күренешләр карадык, аның сүзләренә язылган җырларны тыңладык. Туган тел көне булуга карап, халык һәм башка танылган татар җырларны да ишеттек.

Марат Билалов «Әссәләмәгаләйкүм» җыры белән бәйрәмне башлап җибәрде. Тукай 27 ел гомер итеп, бәяләп бетергесез мирас калдырган. Аның әсәрләре бүгенге көндә дә актуаль, тәрбияви рольгә ия.

Иң элек сүз өлкәннәребезгә бирелде. Сәлимә апа Ахиярова, Кафия Балдашова, Эльза Латфуллинаның сәнгатьле чыгышларыннан соң, Рамазан Галиуллин Кырлайга әбисенә еш кайтуын сөйләде. Андагы табигатьнең Тукай әсәрләрендәгечә матур, Шүрәле, Су анасы турында да легендалар йөрүен әйтте. Тукайга багышланган үзе язган шигырьне укыды. Аделина Ибәтуллина “Милли моңнар”ын башкарды. Түбән Тәүде районының Тарман клубы һәм мәктәбе әзерләгән балалар оста итеп, үзләренчә килештереп сәхнәләштерелгән күренешләр тәкъдим иттеләр. Хәтта Ялутор районының Беркут мәктәбе укучысы Аделина Симонова да шигырь сөйләде.

“Әлифба” бакчасы, “Туган тел” түгәрәгенә йөрүче балалар чыгышларына карап сокландык та, горурландык та. Телебез саклана, югалмый болай булгач. Сәхнәгә икешәр тапкыр күтәрелгәннәрен генә булса да язып китим әле: Милана Мифтахова, Марат Билалов, Ясминә Сиябетдинова, Айлин Рәхимова, Сафина Сабитова, Ясмин Төхвәтуллина, Салман Нәфыйков, Эльгар Файзуллин һәм башкалар. Яңа гына йөри башлаган балалар да матур гына итеп сөйләделәр. Омтылышлары бар, түгәрәккә теләп йөриләр, җитәкченең төрле юллар белән татар теленә мәхәббәт сеңдерергә тырышуы үз нәтиҗәсен бирә.
Һәр чыгыш ясаучыга махсус кичә өчен ясатылган Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Бәйрәм “Йосыф һәм Зөләйха” вокал-инструменталь ансамбле концерты белән тәмамланды. Оештыручыларга, әзерләп алып килгән җитәкчеләргә, балаларга рәхмәтсез калып булмый. Кичә эчтәлекле булды.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*