26 апрельдә, Габдулла Тукайның туган көнендә үткәрелә торган чараларның берсе — “Мин татарча сөйләшәм” акциясенең гала-концерты быел татар яшьләрен Казан Кирмәне, Гавами урыннар ишегалдына (Присутственные места Казанского Кремля) җыйды.
Чараның төп оештыручылары Бөтендөнья татар конгрессы канаты астында эшләп килүче Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитеты, “Казан Кремле”дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы.
Әлеге проект Татарстан Республикасы Рәисе гранты ярдәмендә тормышка ашырыла.