ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда бөек шагыйребез Габдулла Тукай тууына 140 ел булу һәм Туган тел көне бәйрәм ителде
Татарстанда бөек шагыйребез Габдулла Тукай тууына 140 ел булу һәм Туган тел көне бәйрәм ителде

Татарстанда бөек шагыйребез Габдулла Тукай тууына 140 ел булу һәм Туган тел көне бәйрәм ителде

26 апрель Татарстанда бөек шагыйребез Габдулла Тукай тууына 140 ел булу һәм Туган тел көне бәйрәм ителде. Шул уңайдан Казанда күп кенә чаралар оештырылды.

Бәйрәм алды чаралары марафонын 24 апрель көнне Казан Мэриясендә үткән Бөтендөнья «Татарча диктант» акциясе башлап җибәрде. Казан шәһәре Башкарма комитетының 100гә якын хезмәткәре дөньякүләм «Татарча диктант» белем бирү акциясендә катнашты. Диктантны Татарстанның атказанган артисты, танылган алып баручы Идел Кыямов укыды.

26 апрельдә Г.Камал театры бинасында узган тантаналы бәйрәм чарасын «Туган тел» җыры белән Казан шәһәре музыка мәктәпләрендә укучы 400 баладан торган җыелма хор белән берлектә Татарстан дәүләт камера хоры һәм Казан Мэриясе хоры ачып җибәрде. Узган ел да хор бу көнне Камал театры бинасында мөхтәрәм кунакларны «Туган тел» җыры белән каршы алган иде.

27 апрель көнне Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры бинасында Казан шәһәренең татар телле мәктәп директорлары җыелды. Казан Мэры урынбасары Гүзәл Сәгыйтова аларны Мэрия тарафыннан гамәлгә ашырыла торган милли проектлар һәм якын арада узачак чаралар белән таныштырды. Очрашуда билгеле булганча, Казан балалары катнашында узган «Гәүһәр» балалар фестивале «ТНВ-Планета» каналында 10 май 14:35 сәгатьтә күрсәтеләчәк. Шулай ук Туган телләр комиссиясе ярдәме белән оештырылучы «Алмаш» гаилә җыенының беренче чарасы быел 2 июнь көнне «Туган авылым» милли комплексында узачак. Башлану вакыты: 16:00.

Рәсми очрашуны мәдәни программа дәвам итте: Г.Кариев театры фойесында «Апуш» студиясе шәкертләре Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләделәр, шагыйрь иҗаты белән таныштырдылар, шуннан соң студиянең «Московский» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче төркеме «Тукай.Ярлыкагыл» спектаклен тәкъдим итте. Кунаклар арасында Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» илкүләм балалар һәм яшүсмерләр хәрәкәтенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Энҗе Гыйззатуллина, Казан Башкарма комитеты Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов бар иде. Тамашачылар спектакльне бик җылы кабул итте, аягүрә алкышлады.

Шунда ук әле күптән түгел Ижау шәһәрендә Татарстан данын яклап кайткан апушларны: Ленин ис. мәдәният йортында шөгыльләнүче төркемне, аларның җитәкчеләрен – Татарстанның халык артисты Зөлфия Вәлиева белән Татарстанның атказанган артисты Миләүшә Шәйхетдинованы «Театраль Приволжье» фестивалендә 1 нче урын алып кайтулары белән котладылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*