Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Идел буе федераль округының 9–11 сыйныф укучыларын һәм көллият студентларын «Милли хәзинә» халык иҗаты фестиваленә чакыра.
Номинацияләр: медиа-иҗат (фото, видео, анимация), вокал һәм инструменталь башкару, хореография, мода театры, сынлы сәнгать, сәнгатьле сүз һәм театр сәнгате.
30 апрельгә кадәр — гаризалар һәм конкурс эшләрен кабул итү. Сылтама буенча теркәлергә, анкета, катнашучылар исемлеген, мәгълүматны эшкәртүгә ризалык һәм эшне беркетергә кирәк.
20 май — Гала-концерт һәм җиңүчеләрне бүләкләү.
Катнашу өчен 30 апрельгә кадәр теркәлергә кирәк.