ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның 1 Май – Яз һәм хезмәт бәйрәме уңаеннан котлавы
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның 1 Май – Яз һәм хезмәт бәйрәме уңаеннан котлавы

Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның 1 Май – Яз һәм хезмәт бәйрәме уңаеннан котлавы

Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле дуслар!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне ихлас күңелдән 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән тәбрик итәм.

Бер гасырдан артык тарихка ия булган әлеге күркәм бәйрәм бүген дә үз әһәмиятен югалтмый: ул төрле һөнәр ияләрен, тырыш һәм фидакарь хезмәт кешеләрен берләштерә. Кайда гына яшәсәк тә, нинди өлкәдә хезмәт куйсак та, һәрберебезнең тырышлыгы, намуслы хезмәте җәмгыятебезнең ныклы терәге булып тора. Юкка гына халкыбыз: “Кошның матурлыгы — төсенә карап, кешенең матурлыгы — эшенә карап”, – дип әйтми.

Без бүген дә, дөньяның кайсы почмагында гына булсак та, үз хезмәтебезне намус белән башкарып, уртак йортыбызның иминлеге, халкыбызның киләчәге өчен көч куябыз. Алга таба да шушы изге кыйбладан тайпылмыйча, бердәмлекне һәм үзара хөрмәтне саклап яшәргә насыйп булсын.

Язның шушы нурлы бәйрәме һәркайсыбызга яшәү рухы, якты өметләр һәм ышаныч өстәсен. Бу гүзәл көннәр якыннар белән очрашу шатлыгы, күңел җылысы, илһам һәм яңа көч чыганагы булсын.

Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек һәм хезмәт юлында зур уңышлар телим. Бәйрәм мөбарәк булсын!

Ихтирам белән,

Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы
ның
Милли Шура рәисе                                                               В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*