Халыклар дуслыгы йортында Самара өлкәсе милли иҗтимагый оешмалары җитәкчеләренең киңәшмәсе узды. Анда Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында уздырыла торган чаралар турында фикер алыштылар һәм яңа берләшмәне – “Россия халыклары ассамблеясе” иҗтимагый-дәүләт оешмасының Самара бүлеген тәкъдим иттеләр.
Утырышта катнашучыларны Самара өлкәсе Эчке сәясәт министрлыгының гражданлык җәмгыяте институтлары белән хезмәттәшлек итү департаменты җитәкчесе урынбасары – дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру, иҗтимагый һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү идарәсе җитәкчесе Марина Кришталь сәламләде.
Халыклар дуслыгы йорты директоры Игорь Буров Халыклар бердәмлеге елында учреждение тарафыннан уздырылачак төп чаралар турында сөйләде, Россия милләтенең бердәмлеген ныгытуга юнәлдерелгән эшнең мөһимлеген билгеләп үтте. Моннан тыш, ул бу елның төп даталарын искә төшерде. Шулай ук “Ветеранга кунакка” Бөтенроссия акциясе турында да әйтте, аңа Дуслык йорты да кушылачак. 2026 елның сентябрендә Самара өлкәсендә Халыклар дуслыгы йортының 25 еллыгына һәм “Халыклар дуслыгы паркы” этномәдәни комплексының 5 еллыгына багышланган масштаблы милләтара чаралар үткәреләчәк.
Дуслык йорты директорының урынбасары Петр Сучков Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган чараларны оештыру һәм уздыру буенча тәкъдимнәр кертте, шулай ук балалар һәм яшьләр белән эш итүдә кулланырга мөмкин булган мәгълүмати-агарту проектлар белән таныштырды. Аның сүзләренчә, президент тарафыннан Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан ителгән 2026 елда үсеп килүче буын белән нинди чаралар үткәрүебез турында тирәнтен уйларга тиешбез. Аерым алганда, Россиянең барлык халыкларының иреккә ирешү һәм илнең чәчәк атуы хакына берләшүен символлаштыручы мөһим вакыйгаларга, сугышчан һәм хезмәт батырлыклары белән илебез кешеләренең бердәмлеген гәүдәләндерүче геройларга өстенлек бирелергә тиеш. Димәк, халыкларны берләштерә торган нәрсәләргә аеруча басым ясалырга кирәк.
Ә “Россия халыклары ассамблеясе” иҗтимагый-дәүләт оешмасының Самара бүлекчәсе рәисе Любовь Колес-никова яңа берләшмәнең максатлары һәм бурычлары белән таныштырды. Шулай ук “Ватанга мәхәббәт – тормыш хакына” проекты турында сөйләде, ул төбәктә 2026 ел дәвамында гамәлгә ашырыла һәм 9 декабрьдә, Ватан Геройлары көнендә, тантаналы чара һәм концерт программасы белән тәмамланачак. Хәзерге вакытта берләшмәне һәм аның яшьләр советын формалаштыру бара.
Данияр СӘЙФИЕВ.
Чыганак: samtatnews.ru