ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров “Изге Болгар җыены”на багышланган матбугат конференциясендә катнашты
Данис Шакиров “Изге Болгар җыены”на багышланган матбугат конференциясендә катнашты

Данис Шакиров “Изге Болгар җыены”на багышланган матбугат конференциясендә катнашты

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә Ислам дине кабул ителү көне уңаеннан узучы “Изге Болгар җыены” чарасына багышланган матбугат конференциясе узды.

Чарада ТР Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татарстан Республикасы мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов һәм «Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы»ТР Дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе директоры Рамил Җиһаншин катнаштылар.

Үз чыгышында Данис Шакиров “Милли тормыш һәм дин” XVI Бөтенроссия татар дин әһелләре җыенының программасы, нәкъ менә “Изге Болгар җыены” датасын исәпкә алып әзерләнүен ассызыклады.

“Быел Бөтенроссия татар дин әһелләре җыенына илебезнең 79 төбәгеннән 1 мең кеше катнашуы көтелә. Без үз чиратабызда әлеге милләттәшләребезне автобуслар белән “Изге Болгар җыенына” алып киләбез. Иң зур делегация – ут күршеләребез Башкортстаннан, аннан 90 кеше көтелә. Иң ерак төбәкләр – Ерак көнчыгыштан, Камчатка, Магадан, Хабаровск, Саха (Якутия) Республикасыннан делегатлар киләчәк. Донецк, Луганск республикалары, Запорожье өлкәсеннән татар дин әһелләре катнашачак. Төбәкләр мәхәлләләр каршында делегацияләр формалаштыра», – диде Данис Шакиров.

Белешмә өчен: Быел Изге Болгар җыены 17 майда узачак. Сәгать 9.30 да шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин җитәкчелегендә кече манара янында тәүбә мәрасиме башлана.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*