ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Җиңү көне уңаеннан котлавы
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Җиңү көне уңаеннан котлавы

Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Җиңү көне уңаеннан котлавы

Хөрмәтле ветераннар, кадерле милләттәшләр!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы исеменнән барыгызны да Бөек Җиңүнең 81 еллыгы белән  ихлас күңелдән  тәбрик итәм. Сугыш дәһшәтләренең эзләре халкыбыз күңелендә мәңге төзәлмәслек тирән яралар булып бүген дә яши. 1941 елда ватаныбыз иминлеге өчен барлык милләтләр дә, бер йодрык булып, дошманга каршы күтәрелделәр. Туган җирләрен,  газиз гаиләләрен, кадерле нигезләрен илбасарлардан таптатмас  өчен, татар милләтенең кыз-уллары да үз-үзләрен аямыйча сугыштылар, җиңүне якынайтуга зур өлеш керттеләр. Аларның исемнәре тарих битләренә мәңгелеккә язылды. Көл һәм җимереклекләр арасыннан Ватаныбызны бөртекләп аякка бастырган кешеләрнең батырлыгы алдында һәрвакыт баш иябез.  Каһарманнар даны мәңгелек!

Бүгенге тынычсыз вакытта хәрби хезмәтләрен узучы, илебез иминлеге өчен махсус хәрби операциядә катнашучыларга карата да шундый ук батырлык сүзләре әйтәсем килә. Алар да бабайлары һәм туганнары кебек үк юлбарыстай көрәшеп илебез иминлеген саклыйлар, дөньяга тынычлык көннәрен якынайталар.

Хөрмәтле ветераннар, хәрби хезмәтләрен узучылар, илебез сагында торучы батыр затларыбыз, һәрбер яңа аткан таң безгә бары тик яхшы хәбәрләр генә алып килсен. Туган җиребез күге һәрвакыт имин булсын. Барыгызга да саулык-сәламәтлек һәм уңышлар телим.

Ихтирам белән,

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе
Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*