ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Казанда яшь журналистлар эшли торган иң яхшы медиа проектларны бүләкләделәр
Казанда яшь журналистлар эшли торган иң яхшы медиа проектларны бүләкләделәр

Казанда яшь журналистлар эшли торган иң яхшы медиа проектларны бүләкләделәр

Казанда Республикакүләм «Ялкын» мәктәп медиалары патриотик фестиваленең финал этабы һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Чара Татарстан мәктәпләрендә эшләп килүче медиа-командаларны бер мәйданчыкта җыйды.

Фестиваль мәктәп журналистикасын үстерүгә, укучыларның иҗади потенциалын ачуга һәм яшьләр арасында ватанпәрвәрлек кыйммәтләрен ныгытуга юнәлтелде. Анда мәктәп газеталары, журналлар, радио һәм телевидение студияләре, SMM-проектлар һәм башка медиаформатларда эшләүче командалар катнашты.

Фестивальгә Республиканың төрле район һәм шәһәрләреннән 65 гариза кабул ителде. Финалга Актаныш, Мөслим, Арча, Балтач, Әлмәт, Минзәлә, Тәтеш, Апас, Яңа Чишмә һәм башка районнардан, шулай ук Казан һәм Әлмәт шәһәрләреннән 20 медиаүзәк үтте.

Финал көнендә катнашучылар өчен вертикаль видео, ясалма интеллект һәм карточкалар ясау буенча практикумнар, «Татмедиа» буенча экскурсия, «Ялкын» журналы эшчәнлеге белән танышу, шулай ук ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова белән очрашу узды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*