Кичә бөек татар җырчысы Рәшит Ваһаповның тууына 118 ел булды. Җырчыны искә алып, татар җәмәгатьчелеге аның Татар дәүләт филармониясе бакчасындагы һәйкәленә чәчәкләр салды. Чарада Ваһапов фестивале лауреатлары һәм Рәшит Ваһапов фонды хезмәткәрләре катнашты.
20 май көнне Филармония бакчасында Рәшит аганың кабатланмас көйләрен Ваһапов фестиваленең төрле елгы лауреатлары һәм бу мактаулы исемгә әле яңа гына лаек булган яшь җырчылар башкарачак. Биредә бөек җырчыбызның легендарның көйләре яңгыраячак.
Матбугат.ру