Бүген “Милли тормыш һәм дин” XVI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы делегатлары төркемнәргә бүленеп дисскусион мәйданчыклар эшендә катнаштылар.
«Иске имля – язма мирасыбыз: аны өйрәнү һәм өйрәтүдә заманча алымнар» дип исемләнгән дискуссион мәйданчык Коръән сүрәләре укып, алга таба Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров тарафыннан дога кылып башланып китте.
Алга таба дискуссион мәйданчыкның модераторы, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин чыгыш ясады.
“Безнең мәйданчыкның темасы очраклы сайланмаган. Чыннан да, иске татар язуы, гарәп графикасы нигезендә формалашкан язма мирасыбыз – ул безнең өчен бары тик тел-язу мәсьәләсе генә түгел. Ул – халкыбызның хәтере, мең елдан артык дәвам иткән рухи-мәдәни үсешенең тере шаһиты, мәгърифәт тарихы, мәдрәсә-мәктәп тормышы, әдәбият, фән, дин гыйлеме җимеше. Бүген бу мәйданчыкка җыелышуыбызның төп максаты – шул бай мирасыбызны барлау, өйрәнү, системалаштыру, аны бүгенге буынга һәм киләчәк буыннарга аңлаешлы, якын, кызыклы итү юлларын бергәләп уйлашу. Безнең бурыч – иске имляне бары тик юксыну вә сагыну объекты итеп түгел, ә бүгенге милли-рухи тормышыбызның мөһим өлеше, киләчәк үсеш өчен нык нигез итеп карау”, – дип сөйләде Ильяс хәзрәт.
Алга таба делегатлар алдында Казан шәһәренең баш мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе мөгаллиме Рөстәм Гыймранов, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе мөгаллиме, Апанай мәчете каршындагы мәдрәсә җитәкчесе Әхмәт хәзрәт Сабиров, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррир урынбасары, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе мөгаллиме Ленар Гобәйдуллин, Новокузнецк шәһәренең «Чулпан» мәчете имам-хатыйбы Әнвәр хәзрәт Әширов, Апас районының Апас бистәсе «Миргасыйм» мәчете имам-хатыйбы Рамазан хәзрәт Әминов, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиле, Милли Шура әгъзасы, Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Уфа шәһәренең «Ихлас» мәчете имам-хатыйбы Альфред хәзрәт Дәүләтшин чыгыш ясадылар.